ОЭМЗ «ТАПАРТ» принял участие на Нефтяном саммите Республики Татарстан

12 июлдә Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Минниханов катнашында традицион Нефть саммиты үтте. Бу чара «Татнефть» оешмасы тарафыннан

«Нептун» ял базасында (Бөгелмә районы Карабаш бистәсе) оештырылды. Болытсыз һәм кояшлы көн сммитны оештыручылар ягында иде.

Күргәзмә өлешендә Татарстан Республикасының югары уку йортлары студентларының фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдир итү, «Татнефть» оешмасының иҗтимагый эшчәнлеге турындагы стенд, шулай ук оешманың нефтегаз тармагына багышланган экспозицияләр күрсәтелгән иде.

«ТАПАРТ» ТСМТЗ стендын Марат Мирсәет улы Нагуманов тәкъдим итте.

Ул Татарстан Республикасы Презеденты Рөстәм Нургали улы Миннихановны, з Рәсәй Федерациясенең энергетика министры урынбасары Молодцов Кирилла Валентин улын, «Татнефть» оешмасының генераль директоры Маганов Наил Өлфәт улын, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Мөхәмәтшин Фәрид Хәйрулла улын һәм күргзмәгә килгән башка югары даирә кешеләрен сәламләде. Марат Мирсәет улы Презедентка Уруссинск ГРЭСының элеккеге хезмәткәрләренең эшкә урнашулары, «ТАПАРТ» заводы төзелеше турында хәбәр итте. Проетның киләчәктәге үсеш бурычларын ассызыклап китте. Рөстәм Нургали улы Ютазы районындагы иҗтимагый киеренкелекне бетерүгә карата үзенең кызыксынуын белдерде һәм бу проекта ярдәм итү кирәклеген калган вәкилләргә дә җиткерде.

Вакытлы матбугатның сорауларына җавап биргәндә, Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов, Нефть саммитын йомгакалап, болай диде: «Нефть саммиты-тармак вәкилләренә тәҗрибә уртаклашу, нефть базарында кулланылучы һәм үзебездә булган яңа технологияләрне үз күзләрең белән күрү мөмкинлеге алу ул».

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *


Нажимая на кнопку «Отправить», я даю согласие на обработку персональных данных и соглашаюсь c условиями пользования и политикой конфиденциальности.